Автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу (6+) АНОНС

Бесплатно

23 март көнне 13.00 сәгатьтә  шәһәр үзәк китапханәсендә яшь, талантлы «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе  әгъзасы, шагыйрә, рәссам, үзешчән композитор, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу оештырыла.

Кичәбез  автор үзе иҗат иткән шигырьләр, җырлар белән үрелеп барачак. Авторның күпкырлы иҗаты китап сөюче дусларыбыз күңелендә үз урынын табар дип ышанасыбыз килә. Фәридә Сәхәбиева иҗаты белән якыннан танышырга, үзен кызыксындырган сорауларга җавап табарга теләгән һәркемне кичәбездә көтеп калабыз.

Поделиться: