Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашу (12+)

Чит җирләргә барып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр – ул яшәеш. Театр – искиткеч бер могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә.

Театр ирешкән биеклекләрне барлаганда, шул юлда хезмәтләре белән зур уңышлар казанган шәхесләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова һәм Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский – әнә шундыйлардан.

6 мартта Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә узачак иҗади очрашуда Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрының йөзек кашлары – артистлар Символ һәм Лениза Гайнетдиновлар белән якыннанрак танышырга, үзебез өчен аларның яңа якларын ачарга мөмкинлек булачак. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барачак. Халык күңелен яулаган, гомерләрен театрга багышлаган танылган артистлар белән күзгә-күз карашып аралашу беркемне дә битараф калдырмас, дип ышанабыз.

Барыгызны да 6 март көнне 13.00 сәгатьтә китапханәдә көтеп калабыз.

Поделиться: