«Нур» Уфа дәүләт татар театры артистлары белән очрашу (12+)
Китапханә белән театрның уртак яклары бик күп! Икесе дә – мәдәният учреждениесе. Икесенең дә «нигезендә» әдәбият ята. Театр елы кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре театр темасына багышланган чаралар циклын планлаштырды. Ул республикабыз һәм шәһәребезнең танылган театр әһелләре белән иҗади очрашулардан тора. Цикл 6 мартта узган «Нур» Уфа дәүләт татар театры артистлары белән очрашу кичәсеннән башланды. Иҗади очрашуда театр сәхнәсенең танылган осталары Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар катнашты. Кичә актерларның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы видеопрезентацияне күрсәтү һәм «Уйныйсы килгән мизгел» китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән башланып китте. Символ Гайнетдинов 1993 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Яр Чаллы дәүләт татар драма театрында, «Сәйяр» Мәскәү эстрада миниатюралары театрында эшли. 2007 елда Уфа шәһәренең «Нур» татар театрына күчеп кайта. Искиткеч вокал мөмкинлекләренә ия Символ Гайнетдинов әлеге театр репертуарындагы барлык концерт программалары һәм театральләштерелгән тамашаларның алыштыргысыз катнашучысы булып тора. Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова «Нур» театрында 2007 елдан бирле эшли. Ул яшь коллективны үстерүдә зур көч куя. 2012 елда Символ Гайнетдинов белән бергә «Символ» театр студиясен ачалар. Актриса театрның барлык чараларында актив катнаша, аны шәһәркүләм программаларга да еш чакыралар. Очрашу барышында актерларның спектакльләрдән өзекләрне башкаруы иң матур мизгелләр булып истә калды, ә аларның җырлавы тамашачыларны сокландырды. Актерлар артист булу җиңелме һәм башка шундый кызыклы сорауларга җавап бирде. Башкортстан кунаклары үз чыгышларында театр тормышының төрле аспектларын – үткәнен дә, бүгенгесен дә яктыртты. |