«Яхшы кәеф рецепты» очрашу-тәкъдим (18+)

13 нче санлы китапханәдә 7 апрель көнне «Белемле сишәмбе» программасы кысаларында «Беләм» гаилә үзәге җитәкчесе Аблизина Н.В. белән очрашу оештырылды.

123
13 ф. Секрет отличного настроения 2
13 ф. Секрет отличного настроения 1
13 ф. Секрет отличного настроения 3

Очрашуда катнашучылар бәхетле кешегә хас 6 сыйфат белән танышты. Наталья Владимировна «Хисле аң» уены оештырды. Катнашучылар хис-кичерешләрне танып белде һәм катлаулы хисләрне сурәтләп карады. Уенда барлыгы кеше хисләре һәм тойгылары белән 135 карта бар иде. Шулай ук ярыш мизгелләре дә булды. Хисләрен күбрәк сандагы катнашучылар танып белгән кешеләр җиңде. Уен күңелле узды, бары тик уңай хис-кичерешләр генә хакимлек итте.  Ә психолог баш мие эшчәнлеген үстерү өчен берничә гамәли киңәш бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: