«Якташ язучыларыбыз: Әлфия Ситдыйкова» очрашу (6+)

17 нче санлы китапханәдә «Якташ язучыларыбыз: Әлфия Ситдыйкова» дигән очрашу узды. Чарага чакырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар танылган язучы һәм шагыйрә Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкованың иҗаты белән танышты һәм үзләре өчен аның әсәрләренең мавыктыргыч дөньясын ачты. 
Балалар Әлфия Ситдыйкованың осталык серләре турында тыңлады, һәр шигырь юлының ничек тууы һәм китапның ничек барлыкка килүе турында белде. Яшь укучылар кызыксынып аның күңелле һәм гыйбрәтле шигырьләренр тыңлады һәм фикер алышты. 

17ф. Встреча А.Ситдикова3
17ф. Встреча А.Ситдикова
17ф. Встреча А.Ситдикова2
17ф. Встреча А.Ситдикова1

Китаплар күргәзмәсе нәниләр алдында язучының тылсымлы шигърият дөньясын ачып салды. Очрашуны «Сабантуй балкышы» китабын тәкъдим итү, шагыйрә иҗаты белән рухланган уеннар һәм табышмаклар белән танышу тагын да тулыландырды. Балаларга аеруча «Калакка йомырка салып тапшыр» һәм «Очтылар-очтылар» дигән мавыктыргыч бәйгеләре ошады.
Балалар исә сюрприз буларак, яраткан әсәрләр мотивлары буенча үзләре ясаган матур рәсемнәрен тәкъдим итеп, шагыйрә иҗатына мәхәббәтләрен күрсәтте.
Очрашу нәни укучылар күңелендә озак сакланыр һәм чын балалар әдәбияты дөньясы белән танышуның бик яхшы башы булыр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: