«Без хәтерлибез, без горурланабыз» очрашу (16+)

Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, һәм патриотик тәрбия максатларында, 11 апрельдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гренада 4, 5» җирле иҗтимагый үзидарә активы оештырган «Без хәтерлибез, без горурланабыз» исеме астында махсус хәрби операция зонасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу узды.

678
IMG_20250412_203317
IMG_20250412_203821
IMG_20250412_203655

Егетләр каршыларына очраган катлаулы сугыш сынаулары, аларны ничек җиңеп чыгулары турында сөйләде һәм волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды. Очрашу чәй өстәле артында җылы аралашу рухында узды, һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирә, дулкынландыручы темалар буенча фикер алыша алды. Сөйләшүдә шулай ук тылдан солдатларыбызга килүче ярдәм темасы да күтәрелде. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ватаныбызның менә шундый ышанычлы, кыю, чын батыр уллары булганда, күп сынаулар узган илебез хәзер дә нык булып, җиңүгә ирешер, һәм барлык солдатлар да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын. 

#историяпобедычелны #80летпобеды #80летпобедычелны

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: