«Эчке дөньяга әдәби ачкыч» очрашу (12+)

12 нче санлы китапханәдә филолог, татар һәм гарәп телләре укытучысы, журналист Насыйбуллина Гөлфия Локман кызының беренче хикәяләр җыентыгы тәкъдим ителде. Чарада сүз сәнгате һәм әдәби иҗат белән мавыгучы китапханә укучылары, педагогия көллияте студентлары катнашты.

Встреча 1
Встреча 2
Встреча 3
Встреча 4
Встреча 5

Гөлфия Локман кызы әсәрләрендә криминаль сюжетлар, үзәкөзгеч драмалар, явызлык, мәкерле кеше образлары юк. Автор гади авылда яки шәһәрдә яшәүчеләрнең көндәлек тормышын яктырта, көндәлек хәлләр һәм мәшәкатьләр аша кеше характерларын ача. Аның геройлары тыныч шатлыклар һәм борчулар белән яши, укучыларына вак-төяктә дә матурлык күрергә, өй җылысы, канәгатьлек рухына кереп чумарга мөмкинлек бирә. Педагогия көллияте укытучысы, филология фәннәре кандидаты Альбина Җәүдәт кызы Кәрамова үз чыгышында шуны ассызыклады. 

Очрашуда шулай ук фикерләү күнекмәләрен үстерү, туган телдә иҗат итү һәм әдәби әсәрләрдә гомумкешелек һәм әхлак принципларын булдыру турында фикер алыштылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: