«Без бердәм булганда, без җиңелмәс!» очрашу (18+)

5 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Без бердәм булганда, без җиңелмәс!» исеме астында, «Гренада 4, 5» җирле иҗтимагый үзидарә активы белән берлектә, махсус хәрби операция зонасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Сумрак» кушаматлы сугышчы белән очрашу узды. Чарага хөрмәтле кунаклар: Үзәк район башлыгы Хәбибуллин Фидарис Фәндәвиз улы, шәһәр Советы депутаты Гәрәев Рөстәм Рафис улы чакырылды.
Очрашу чәй өстәле артында узды, һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирә, борчыган темалар буенча фикер алыша алды. Сөйләшүдә шулай ук безнең сугышчыларга гуманитар ярдәм темасы да күтәрелде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылардан өйләреннән еракта булган солдатларга кирәкле җылы бүләкләр тапшырылды. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм онытылмас булды. 

Поделиться: