«Кызыклы язмыш иясе» очрашу-интервью (12+)

16 февраль – һәр чаллы кешесе өчен әһәмиятле көн. 50 элек конвейердан «КАМАЗ» маркалы беренче йөк машинасы — 5320 нче модель төште, ул илдә генә түгел, ә дөньяда авыр машина төзелеше эрасына юл салды. Бүгенге көнгә автогигант конвейерыннан 2,5 миллионнан артык автомобиль төшкән.

13 ф. 17.02.26 Встреча Человек с интересной судьбой 1
13 ф. 17.02.26 Встреча0интервью Человек с интересной судьбой 6
13 ф. 17.02.26 Человек с интересной судьбой 2
13 ф. 17.02.26 Человек с интересной судьбой 3
13 ф. 17.02.26 Человек с интересной судьбой 4
13 ф. Человек с интересной судьбой 5

«Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар — барысы да камазлылар һәм КамАЗда 30 елдан артык эшләгәннәр, шунлыктан чираттагы очрашуга бәйрәм кәефе белән килделәр, чөнки һәрберсенең автомобиль җыюда катнашы бар. Очрашуга 1 нче автомобильне җыю ышанып тапшырылган социалистик хезмәт ударнигы килде. Тасмадан кала, аның завод директоры һәм башка җаваплы затларның имзасы белән таныклыгы да бар. Очрашу интервью рәвешендә барды. Владимир Васильевич РИЗда беренче автомобильне ничек җыюлары, завод эшчеләренең хезмәт көннәре турында сөйләде. Чарада катнашучылар герой сөйләгәннәрне үз күзәтүләре белән тулыландырды һәм күңелле, бәхетле мизгелләрне искә төшерде. Очрашу Л. Тимофееваның «Первый КАМАЗ» шигырен уку белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: