«Акыллы табиб киңәшләре»: әңгәмә-очрашу (6+)
20 октябрьдә Үзәк балалар китапханәсе кече мәктәп яшендәге балалар өчен Бөтендөнья кул юу көненә багышланган «Акыллы табиб киңәшләре» дигән әңгәмә-очрашу уздырды. Яшь китап сөючеләр белән очрашуга балалар табибы Л.С. Сосновских чакырылды. Чара сәламәтлек алиһәсе – Гигиена турында легенданы сөйләүдән һәм балаларның сәламәт булыр өчен нишләргә кирәклеге буенча фикер алышуыннан башланды. Гигиенаның зарурилыгы турында исә чараның кунагы сөйләде. Ул балалар белән бергә әлеге фәннең гади кагыйдәләрен барлады һәм, әлбәттә, кулларның чисталыгы турында әңгәмә алып барылды. |