Бөек шагыйрьне искә алып (6+)
15 апрель көнне 14 нче санлы китапханәдә Г.Тукайның туган көненә багышланган «Сандугачтай моңлы Тукай теле» дигән бәйрәм чарасы узды. Балалар бөек татар шагыйренең иҗаты белән танышты, аның тормышы турында викторина сорауларына җавап бирде. Г.Тукайның матур китаплары – «Шүрәле» поэмасы һәм «Су анасы» әсәре буенча кычкырып укулар үткәрелде. Тукай әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы вакыйгалар бик күп. Укучылар әкият геройларын сурәтләүдә актив катнашты, шагыйрь китаплары буенча төшерелгән мультфильмнар карады. Китапханәче сөйләгәннәрдән алар Тукайның тәрҗемә эше белән шөгыльләнүе, шулай ук мәсәлләр дә иҗат итүе турында белде. «Ике сабан» мәсәле сәхнәләштерелде. |