Бөтенроссия экологик диктанты (6+) #экодиктант

Бесплатно

2022 елның 11 ноябреннән 27 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы комитеты ярдәмендә Бөтенроссия экологик диктанты (Экодиктант) узачак.

Экодиктант – ел саен уздырылучы, төрле катлам халыклар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, экологик хокукларны һәм экологик куркынычсызлыкны бозуларны кисәтү буенча экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән проект. 

Экодиктант тест форматында узачак һәм биремнәр 4 төркем буенча бүлеп бирелә:

– 12 яшьтән кечерәк балалар,

– 12-18 яшьлек яшүсмерләр,

– экология өлкәсендә махсус белеме һәм тәҗрибәсе булмаган өлкәннәр,

– экология өлкәсендә махсус белеме һәм тәҗрибәсе булган өлкәннәр.

Узган ел проектта республикада яшәүче 50 578 кеше катнашты, шул исәптән 4 691 беренче дәрәҗә җиңүче. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә җиңүчеләр саны һәм Экодиктантны уздыручы офлайн-мәйданчыклар саны буенча 1 нче урынны алды.

Тулырак мәгълүмат белән https://экодиктант.рус/ порталында танышырга була.

Поделиться: