«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе
Теләге булган һәркем, Бөек Җиңү символлары белән өй һәм учреждение тәрәзәләрен бизәп, әлеге акциягә кушыла ала. Тәрәзәләрне бизәү өчен георгий тасмалары, ветераннар фотолары, чәчәкләр, кызыл йолдызлар, балалар рәсемнәре һ.б.ларны кулланырга мөмкин. Җиңү символларын буяулар белән ясарга, кәгазьдән трафаретлар кисәргә ярый. Шулай ук теләгәннәр тәрәзәне бизәр өчен үз ысулларын һәм материалларын уйлап таба ала. Бу эшкә иҗади якын килергә һәм Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгын һәм аңа карата зур ихтирам хисен исәпкә алырга киңәш ителә. Бизәлгән тәрәзәләрнең фотолары #Окна_Победы хештегы белән катнашучының социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырыла. |