«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» бөтенроссия акциясе (6+)

6 февральдән 9 февральгә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсе ел саен уздырылучы «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән бөтенроссия акциясендә катнашты.
Чара вакытында балалар Бөек Ватан сугышы геройлары, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, разведчикларның героик батырлыгы турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. Акция геройларның данлы батырлыклары турында әсәрләрне кычкырып уку белән дәвам итте. Балалар һәм өлкәннәр А. Митяевның «Подвиг солдата» җыентыгыннан «Тёплый язык», А. Платоновның «Маленький солдат», Н. Богдановның «Фюнфкиндер» хикәяләрен һәм «Сказка о лешем, который помог разведчикам» әкиятен укыды. Әлеге әсәрләрдән укучылар балаларның партизаннар берләшмәләре составында ничек итеп дошманга каршы көрәш алып баруы, төрле мәгълүматлар эзләп табуы турында белде. 

партиин
1707386026271
1707386026289
IMG-20240207-WA0008
IMG-20240208-WA0024
IMG-20240208-WA0029

Чара бер тында узды һәм күп файдалы мәгълүмат белән таныштырды. Балаларның һәрберсе үзе өчен гадел булырга, үз Ватаныңны, гаиләңне, туган йортыңны яратырга кирәк, мохтаҗларга ярдәм итәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм дуслыкның кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗәләр ясады. 

«Шул сугыш геройлары» дигән китаплар күргәзмәсе һәм «Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер» мультимедиалы презентациясе чарага тагын да ямь өстәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: