«Көзге изгелек атнасы» Бөтенроссия акциясе (0+)

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ хезмәткәрләре ел саен уздырылучы «Көзге изгелек атнасы» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

IMG_20200901_172337
IMG_20200901_173026
IMG_20200901_173632
IMG_20200901_175245

Китапханәчеләр «Шатлык» балалар бакчасы һәм «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәге»ндә тәрбияләнүчеләр янына килде. Алар өчен «Яхшы күңелле икәнсең – бу бик яхшы!» дигән изгелек дәресе үткәрелде, аның барышында балалар «Нәрсә ул яхшылык?», «Кайсы китап геройлары яхшы күңелле һәм аларны нинди гамәлләре бизи?» кебек сораулар буенча фикер алыштылар. Һәр бала үзенең изге гамәлләрен искә төшерде. Балаларның яхшы эшләрен бәяләп, китапханәче аларга «КАМАЗ» буйлап сәяхәт: төзелештән машинага кадәр» китабын бүләк итте. Бу – матур иллюстрацияләр белән бизәлгән китап, ул «КАМАЗ» автомобиль заводының төзелү тарихы турында сөйли. Рус, татар һәм инглиз телләрендәге текст белән беррәттән китапка виртуаль тулыландырылган чынбарлык кушымталары кертелгән. 

#ДобрыйТатарстан

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: