«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе (6+)

Һәр елны 9 майда илебездәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Җиңү көне – ул иң канкойгыч сугышның тәмамлануы хөрмәтенә уздырылучы бәйрәм генә түгел. Ул шулай ук батырлык, сугышчан фидакарьлек һәм намус бәйрәме, ул халык бердәмлегенең никадәр әһәмиятле булуын искә төшерә, чөнки бары тик берләшеп кенә безнең илебез дошманны тар-мар итүгә ирешә. 16 нчы санлы китапханә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотлык акциясенә кушылды һәм «Сугыш. Халык. Җиңү» дигән тәрәзә күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә үткән сугышның кырыс һәм фаҗигале вакыйгалары белән таныштыра, солдатларыбызның геройлыгы һәм патриотлыгы турында сөйли. Укучылар өчен Бөек Ватан сугышы, илебез халкының батырлыгы турында әдәби әсәрләр, публицистик һәм энциклопедик әдәбият, полководецлар, сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре, герой балалар турында хикәяләр тәкъдим ителә. Шулай ук тәрәзәдә, безгә бу Җиңүне алып килгәннәрнең якты истәлеген саклау символы буларак, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең портретлары урнаштырылды. 

Поделиться: