Һәрчак тормыш утында янып (12+)

22 март көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен күренекле рус язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Валентин Григорьевич Распутинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Һәрчак тормыш утында янып» дигән әдәби сәгать үткәрде. 
Әдәби дәрес барышында укучылар танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, Валентин Распутинның әдәби герой образларында рус кешесенең зур рухи байлыгы чагылуын билгеләп узды. Алып баручы, язучының исеме бар дөньяга билгеле булса да, аның тормыш һәм иҗади юлы кече Ватаны – Себер белән бәйле булуын искә төшерде. Чарага килүчеләр аның «Живи и помни», «Прощание с Матёрой», «Уроки французского» кебек танылган әсәрләре белән танышты. Китап геройларының кылган гамәлләре һәм характерлары буенча фикер алышу аның әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләрне карау белән үрелеп барды. Авторның уй-фикерләренә ияреп, балалар мәңгелек сорау – яхшылык һәм гаделлек турында уйланды, әсәр геройлары, катлаулы тормыш хәлләрендә калып, үзләрен ничек тотарга тиеш булуы турында үз фикерләре белән уртаклашты.  

 

Поделиться: