«Вакытыңны бушка уздырма – киләчәккә һөнәр сайла!» (6+)

21 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханәнең уку залында «Белдекле мәчедә кунакта» клубы әгъзалары өчен «Вакытыңны бушка уздырма – киләчәккә һөнәр сайла!» дигән уен программасы үтте.

Время даром не теряй, кем ты будешь…
10ф. Книжная выставка
10ф. Конкурс «Кто что делает»
10ф. «Кто потерял»
10ф. Конкурс «Угадай профессию по описанию»
10ф.«Время даром не теряй – кем ты будешь – выбирай!»

Ул берничә этаптан торды. Чарада катнашучылар «Күнегүләр», «Тасвирлау буенча һөнәрне таны», «Мәкальләр бәйгесе», «Кем нәрсә эшли», «Һөнәрләр турында табышмаклар», «Дөрес җавапны сайла» дигән этапларны узды. Әдәби бәйгедә балалар китапханәче белән берлектә һөнәрләр турында сөйләүче әсәрләр турында искә төшерде. Балалар бик теләп К.И. Чуковскийның «Доктор Айболит» һәм С. Михалковның «Дядя Стёпа – милиционер» шигыреннән өзекләрне укыды. Һәр этапны үтеп, балалар зур кызыксыну, тапкырлык, зирәклекләрен күрсәтте.

Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда һөнәрләргә багышланган К. Чуковскийның «Доктор Айболит», С. Михалковның «Дядя Степа», Э. Успенскийның «25 профессий Маши Филиппенко» , В. Маяковскийның «Кем быть?» кебек балалар китаплары тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: