Бизәкләрдә халкым тарихы

WP_20160920_08_28_39_Pro20 сентябрь көнне 12 нче татар китапханәсе «Мирас» клубы эшчәнлеге кысаларында «Бизәкләрдә халкым тарихы» дип аталган әдәби кичә уздырды. Кичәдә түбәтәй, ашъяулык, читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте. Кичәдә күрсәтелгән электрон презентация татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре, торакларның бизәкләре белән таныштырды. «Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли йолаларны (чигү, кул эшләрен һ.б.ш.) хәзерге яшь буын ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция буларак кабул итсен иде,» – дип тәмамлады үзенең сүзен китапханәче.

Поделиться: