«Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» (6+)

12 апрельдән 14 апрельгә кадәр 10 нчы санлы китапханәдә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар узды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлекнең тылсымлы кагыйдәләре» дигән танып белү программасы үткәрелде. 

10 филиал
10ф. Путешествуем по станциям
10ф. Тренируем легкие
10ф. «Волшебные правила здоровья»
10ф. Смотрим мультфильм

Балалар табиб Плюшева белән бергә «Сәламәтлек» иленә күңелле бәйге һәм викториналар ярдәмендә сәяхәт кылды. Юлда вакытта алар «Шәхси гигиена», «Сәламәт туклану» «Чыныгу», «Витаминнар», «Физкультура» кебек сәламәтлек кагыйдәләре белән танышты. Балалар сәламәт тормыш рәвеше турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Шулай ук алар бик теләп «гигиена табышмаклары» чиште һәм «спорт сораулары»на җавап бирде. Һава шарлары ярдәмендә кемнең – кызлардамы, әллә малайлардамы иң нык үпкәләр булуын тикшерде.

Сәяхә тахырында балаларны бүләккә «Маша и медведь» мультфильмыннан «Будь здоров!» сериясе көтте.

Чарага тематик китап күргәзмәсе әзерләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: