Тылсымлы очрашу
27
Октябрь 2015
Сишәмбе
27 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә мәктәп балалары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Тылсымлы очрашу” дип исемләнгән кичә узды. Чарага Казаннан “Тылсым куллар” журналы редакторы Ландыш Фазуллина килгән иде. Ул балаларга мастер-класс һәм мавыктыргыч уеннар уздырды. Балалар “Тылсымлы куллар” белән булган бу очрашуны бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук безнең күңелләрдә дә әлеге очрашу тылсымлы да, йолдызлы да булуы белән истә калыр. |