Жюль Верн белән дөнья тирәли (12+)

28 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Жюль Верн романнары битләре буйлап мавыктыргыч әдәби сәяхәткә чакырды.

верн
10ф. Участники мероприятия
10ф.Вокруг света с Жюлем Верном

Чараның беренче өлешендә китапханә кунаклары күренекле француз язучысы – маҗаралар әдәбияты классигы, фәнни фантастика жанрына нигез салучыларның берсе Жюль Вернның тормыш юлы белән танышты. 

Ә икенче өлештә – китапханәче белән бергә авторның «Необыкновенные путешествия» дигән гомуми исем белән аталган романнар циклы буенча мавыктыргыч диңгез сәяхәте кылдылар. Балалар «Дети капитана Гранта», «Таинственный остров» һәм «2000 лье под водой» романнарына кереп чумды. Аларда техника, сәяхәтләрне сокланып тасвирлау гына түгел, ә намуслы батырлар һәм үзенчәлекле, кызык галимнәрнең якты һәм тере образларын очратырга мөмкин. Мәктәп укучылары Жюль Вернның үз әсәрләрендә төрле өлкәләрдәге фәнни ачышларны, шул исәптән, киләчәктә акваланг, самолет, вертолет һәм космоска очулар булачагы турында алдан әйтүе турында белде. Язучы китаплары буенча төшерелгән нәфис фильмнардан өзекләр хикәягә иллюстрация буларак хезмәт итте. 

Чара азагында китапханәче балаларны Жюль Верн китапларын алып укырга һәм геройлар белән бергә мавыктыргыч дөнья тирәли сәяхәт кылырга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: