«Малай чагыма сугыш үтеп керде»: китапханәдә очрашу (12+)

Бөек Җиңү көне якынлашканда шәһәр үзәк китапханәсенең  татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдинов Мифтах Әнсар улы белән онытылмас очрашу үтте. 
Чараның кунагы шул дәһшәтле еллар, сугыш вакытында төрле оборона предприятиеләрендә, басу-кырларда хезмәт куюлары турында сөйләде. Укучылар сугыш чоры балаларының авыр язмышы турында белде. Һәр ветеранның үз сугышчан тарихы, дәреслекләргә язылмаган чынбарлыктан үз истәлекләре бар.

Бөек Ватан сугышы ветераны үзе катнашкан сугышчан хәрәкәтләр турында хатирәләре белән уртаклашты. Катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. 
Чара барышында «Бөек Ватан сугышы геройларына багышлана» дигән документаль фильм күрсәтелде. Очрашуга «Исән чакта һәйкәл куярлык бит батырларның бөтенесенә» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.

Поделиться: