«Ягез әле, малайлар!» хәрби-патриотлык уены (6+)

23 февральдә без барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу барлык Ватанны саклаучыларны, хәрби кием кигән һәм хәзер дә киеп йөрүчеләрне, безнең аналарыбыз, балаларыбыз, өлкәннәребез тынычлыгын саклаучыларны котлау өчен яхшы сәбәп. 
Бәйрәм уңаеннан 18 февральдә 1 нче санлы китапханә «Ягез әле, малайлар!» дигән хәрби-патриотлык уены уздырды. Чара башында китапханәче Ватанны саклаучылар көненең барлыкка килү тарихы, илебезнең героик тарихи битләре һәм төрле чорларда солдатларның батырлыклары турында сөйләде. Уен программасы аерым кызыксыну уятты. 

Кунакларыбыз «хәрби» ребуслар чишкәндә тапкырлыкларын һәм блиц-сораштыруда тарих буенча яхшы белемнәрен күрсәтте. Ә интерактив блокта балалар вакытка «хәрби әйберләр капчыгын җыйды» һәм серле мәгълүматның шифрын чиште. Бәйрәм бер сулышта үтте, бик күп уңай хисләр калдырды. 

Поделиться: