«Батырлыкның мәңгелек үрнәге» хәрби-тарихи көндәлек (6+)

6 майда 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырган һәм Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI Халыкара патриотлык акциясе кысаларында «Батырлыкның мәңгелек үрнәге» дигән хәрби-тарихи көндәлек уздырды.

0987
(1)20250506_093314
(2) IMG_6109
(3) IMG_6102
(4) IMG_6116
(5) 20250506_102309

Чара «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» китап күргәзмәсен караудан башланды, анда сугыш темасына нәфис әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, халкыбызга Җиңүнең нинди бәягә төшүе турында сөйләде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында Туган илне саклап әтиләре һәм әниләре белән бер сафта баскан яшь геройлар – Лёня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубинин, Саша Ковалёв һ.б.ларның тиңдәшсез батырлыклары турында белде. Программада Иван Филиппович Заянчковскийның «Из рассказов о голубях» дигән хикәясе – тынычлык кошлары образында бирелгән тугрылык, фидакарьлек һәм өмет турында тетрәндергеч тарихны кычкырып уку аерым урын алды. 
Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: