Бергә уку күңелле (6+)
18
Май 2022
Чәршәмбе
18 май көнне 17 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Бергә уку күңелле» дигән гаилә марафоны уздырды. Марафон үз эченә берничә этапны алды. Балаларга әти-әниләре белән бергә укыр өчен китаплар тәкъдим ителде. Иң ошаганын сайлап алып, укыганнары буенча үз кичерешләрен алар «Минем яраткан китабым» темасына ясалган рәсемнәрендә һәм фикерләрендә белдерде. |