«Интернет-территория серләре» виртуаль квиз ( 6+)

Интернет безнең тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Әмма глобаль челтәрдәге куркынычсызлык мәсьәләләре бар кешегә дә – өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла.  
Интернет куркынычсызлыгы көне кысаларында 11 февральдә 23 нче санлы китапханә укучылар өчен «Интернет-территория серләре» дигән виртуаль квиз уздырды.

1. 23ф.Виртульный квиз Тайны интернет территории (1)
2. 23ф.Виртульный квиз Тайны интернет территории (2)

Балалар, ике командага бүленеп, интернет серләрен өйрәнергә юл тотты. Яшь укучылар квизның барлык этапларында да актив катнашты, алар пазллар җыйды, тылсымлы ребуслар чиште, виртуаль кешегә интернет белән эшләүдә ярдәм итте. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде.
Чара вакытында алган белемнәр балаларга челтәрдәге куркынычларны читләтеп узарга һәм интернетны файдалы итеп кулланырга өйрәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: