«Һәйкәл, мин сине беләм»: виртуаль сәяхәт (6+)

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 13 нче санлы китапханәдәге чираттагы очрашу әлеге бәйрәмгә багышланды.  

13 филиал
13 ф 18.04 Памятники 1
13 ф 18.04 Памятники 2
13 ф 18.04 Памятники 4
13 ф. 18.04 Памятники 3

Һәйкәлләр – шәһәрнең урам һәм паркларда урнашкан тарихы. Алар барлык буын шәһәрдәшләр хәтерләргә тиешле мөһим вакыйгаларга һәм кешеләргә багышланган. Балалар Чаллы каласының истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды, чөнки һәрберсенең үз тарихы һәм легендасы бар. Укучылар «Ватан-Ана» мемориаль һәйкәлен булдыру тарихы турында белде,  И.Хановның сыннар комплексы урнашкан Энтузиастлар бульварында булды. 56 нчы янгын сүндерү часте каршындагы һәйкәлләр һәм беренче трамвай вагоны һәйкәле зур кызыксыну уятты. Архитектура һәйкәлләре турында сөйләү «Чаллы шәһәре һәйкәлләре» мультимедиалы презентациясе белән үрелеп барды. Чара азагында балалар командалар белән «Ватан-Ана», «Саклаучы Фәрештә» һәм Г.Тукай һәйкәле рәсемнәреннән пазлларны җыйды. Очрашуда катнашучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: