«Исәнме, урамым!» виртуаль экскурсия (6+)

8 ноябрь көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә «Исәнме, урамым!» дигән виртуаль экскурсия үтте. Чарада балалар туган шәһәрләре, аның урамнары һәм күренекле урыннары белән танышты. 
Үз йорт адресыңны белергә кирәклеге турында әңгәмә вакытында балалар үзләре яши торган урам исемнәрен атады, ә онытып җибәргәннәре аны яттан белергә сүз бирде. Яшь укучыларга  «Чаллы шәһәре тарихы», «Шәһәрнең күренекле урыннары» темаларына иллюстрацияле альбомнарны карау бик ошады. «Бу кайда икәнен бел» уенында балалар, фотога карап, әлеге урынның шәһәрнең кайсы җирендә булуын белде. 

варяти
17 ф. улицы
17ф улицы
17ф. улиц
17ф. Улица
17ф. УУлицы
17ф. Улицы

Китапханәче шәһәрдә чын кешеләр хөрмәтенә аталган урам исемнәре күп булуы турында сөйләде. Мәсәлән, Абдулла Алиш урамы язучы хөрмәтенә аталган. Балалар аның әкиятләре белән танышты һәм «Чукмар һәм Тукмар» әкияте буенча мультфильм карады.
Чара азагында «Минем Чаллым» презентациясе күрсәтелде, ә балалар үзләре яши торган урамны сакларга һәм данларга сүз бирде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: