«Дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре» виртуаль экскурсиясе (6+)

23 майда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Чара Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында узды. 

10
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Знакомимся с Национальной библиотекой Республики Татарстан
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира». Разгадываем кроссворд
10ф. Виртуальная экскурсия «Самые необычные библиотеки мира»

Балалар бик теләп төрле илләрдәге НЛОны, джунгли тауларын, китап киштәләрен, курорт отелен, кара бриллиантны, кирмәнне хәтерләтүче китапханә биналарын һәм башка бик күп эчке яктан да, тышкы яктан искиткеч биналарны карады. 
Россиянең, шулай ук туган Татарстаныбызның иң эре китапханәләре дә игътибарсыз калмады. 
Интернет үсеш алган заманда һәм электрон китапларның популярлыгы көннән-көн үскән чорда гадәти китапханәләр элеккечә үз актуальлеген югалтмады. Дөньяның үзенчәлекле китапханәләре буйлап экскурсиядән соң, балалар бик теләп китап викторинасы сорауларына җавап бирде һәм китаплар, китапханә турында кроссвордны чиште. 

#пишубиблиотечныйдиктантНОМБ

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: