«Танылган манаралар буйлап» («Мы идем вдоль известнейших башен») Виртуаль сәяхәт (16+)

6 нчы санлы китапханәгә килгән өлкән сыйныф укучылары «Танылган манаралар буйлап» исемле виртуаль сәяхәттә булып кайтты. Чара «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешканга 25 ел тулуга багышланды.

Благовещенский собор
Сердце Казани
Викторина
Казанский Кремль

«Казан Кремле» – Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда киң танылу алган,  бөтендөнья татарлары өчен Ватан символы булган кешелек дөньясының бер хәзинәсе ул. Казан Кремле тарихи-архитектур комплексы 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде.

Сәяхәт барышында укучылар Кремль тарихы, төп объектлары, аның тарихи-мәдәни мирасына өлеш керткән күренекле шәхесләр белән танышты. Алар каравылчы һәм күзәтү манараларын аерырга өйрәнде, Казан каласы, Сөембикә ханбикә һәм канатлы зилант турында риваятьләрне искә төшерде, Благовещенск соборының мәһабәт бинасы һәм Кол Шәриф мәчетенең матурлыгына сокланды һәм диннәр толерантлыгы турында сөйләште.

Алган белемнәрен интерактив викторинада катнашып ныгыттылар. Казан Кремле турындагы уникаль китаплардан торган «Татарстанның йөрәге» исемле китап күргәзмәсе дә яшьләрне битараф калдырмады, зур кызыксыну уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: