«Тыюлык урыннарын яратабыз»: виртуаль экологик экскурсия (12+)

11 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә үз укучыларын, Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, тыюлыклар табигате дөньясына мавыктыргыч виртуаль экологик экскурсиягә чакырды. 

заповедные места
10ф. Виртуальная экологическая экскурсия
10ф. Книжная выставка
10ф. «Любим неспроста заповедные места»

Экскурсиянең юлы илебез һәм туган ягыбызның гаҗәеп матур табигатьле почмаклары буйлап үтте. Россиянең уникаль табигате теләсә кайсы ел вакытында сокландыргыч. Таулар, диңгез, шарлавыклар туристларны җәен генә түгел, ә җылы кышларда да үзенә җәлеп итә. Балаларга тыюлыклар һәм милли парклар буйлвп танып белү-күңел ачу медиасәяхәте кылу бик кызыклы булды. Алар Байкал, Кроноцкий, Командор һәм Идел-Кама тыюлыкларында һәм «Түбән Кама» милли паркында булдылар. Балалар гаҗәеп табигать дөньясына кереп чумды, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыныэ күптөрлелеге, тыюлык территорияләрендә яшәүчеләрнең үз-үзен тотышы һәм гадәтләре белән танышты.  

Чарада катнашучыларга Россия һәм Татарстан тыюлыклары, милли парклар турында фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Очрашу күңелле эко-викторина белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: