Винни һәм аның дуслары (6+)

7 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын – «Белдекле мәчедә кунакта» клубы әгъзаларын инглиз язучысы Алан Милнның «Винни Пух и все-все-все» әкият-повесте төп герое Винни Пухның туган көненә чакырды. 

винни
10ф. Винни и его друзья
10ф. Винни и его друзья.
10ф. Смотрим мультфильм

Пятачок балаларга бал хәзинәләре картасын җибәрде. Алар, картада күрсәтелгән маршрут буенча барып һәм Куян, Ябалак апа, Крошка Руның сорауларына җавап биреп, быел 95 еллыгын бәйрәм итүче китап битләре буйлап сәяхәт кыла алды һәм Винни-Пухка кышкылыкка бал чүлмәкләре җыярга булышты. 
Чара азагында балалар Алан Милн китабы буенча төшерелгән «Винни-Пух идет в гости» мультфильмын бик теләп карадылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: