«Шатлыклы уеннар вакыты» викториналар коктейле (6+)

2 июньнән 5 июньгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында мәктәп яны лагере балалар өчен «Шатлыклы уеннар вакыты» дигән викториналар коктейле уздырды.
Балалар өчен җәй — ул күптән көтеп алынган каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык һәм бик күп уңай хисләр көтә. Ә иң мөһиме, җәен күп мавыктыргыч шөгыльләр табарга була!

(1) IMG_4954
(2) IMG_4969
(3) IMG_4935
(4) IMG_4923
(5)20260601_094825
(6)20260529_163959
(7)20260601_114619

Китапханәчеләр балалар өчен викторина гына түгел, ә аерым бер дөньяга чакыру әзерләде, анда һәр сорау – ул кечкенә генә ачыш, ә һәр дөрес җавап – ихлас елмаер өчен сәбәп булды. Танып белү викторинасы төрле интеллектуаль юнәлешләрне колачлады: «Тере табышмаклар», «Шаян мәсьәләләр», «Хәйләкәр сораулар», «Башваткычлар», «Ребуслар». Катнашучылар, белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, актив ярышты.
Уен программасы азагында балаларга нәкъ менә китапларның җәйге каникулларны матур буяулар белән буярга, аларны яңа ачышлар белән тутырырга һәм чын-чынлап онытылмас маҗаралар итәргә сәләтле булуын искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: