«Ә сез беләсезме…»: викторина (18+)
10
Август 2022
Чәршәмбе
Һәр кешенең үз «кече Ватаны» – туып-үскән җире: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар. Безнең «кече Ватаныбыз» – ул шәһәребез Чаллы. 10 август – Шәһәр көнендә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәһәр тарихы буенча «Ә сез беләсезме…» дигән викторина уздырды. Чара кысаларында тыңлаучылар, «Чаллының иң матур һәм кызыклы урыннары» презентациясе белән танышып, шәһәрнең күренекле урыннарына виртуаль экскурсия кылды. Катнашучылар викторина ярдәмендә танылган урыннарны, һәйкәлләрне һәм паркларны, алар белән бәйле вакыйгаларны һәм, әлбәттә, КамАЗ төзелеше турында искә төшерде. Чара «Туган шәһәрем – йөрәгем түрендә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды. |