«Син Россияне беләсеңме?» викторинасы (12+)

11 июньдә 23 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Син Россияне беләсеңме?» дигән викторина үткәрелде.
Чарада катнашучылар Россия белән бәйле барлык өлкәләрне колачлаган күптөрле сорауларга җавап бирде. Бу үз белемнәреңне тикшереп карау өчен генә түгел, ә илебез, аның бай үткәне һәм якты бүгенгесе турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек булды. 

1. 23ф. Викторина «Знаешь ли ты Россию» (12 )
2. 23ф. Викторина «Знаешь ли ты Россию» (12 )

Китапханә кунакларын борынгы заманнардан алып хәзерге көнгәчә тарихка, географиягә, мәдәнияткә һәм сәнгатькә, фән һәм ачышларга, Россия галимнәренең казанышларына – уйлап табулар, космик программалар, Россия символлары, һәм шулай ук хәзерге заман Россиядәге актуаль вакыйгалар, казанышлар, кызыклы фактларга кагылышлы биремнәр көтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: