«Туган телем – иркә гөлем» викторинасы (18+)

Ел саен 21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Чөнки үз туган телеңне белү һәм башка телләрне хөрмәт итү безне акыллырак, яхшырак һәм культуралырак итә. 

вмпывмыв
smart
smart

21 февраль көнне 1 нче санлы китапханә «Туган телем – иркә гөлем» викторинасы уздырды. Китапханәче дөнья телләренең бөеклеге һәм күптөрлелеге турында сөйләде. Шуннан соң барысы да бик теләп туган телне белү буенча викторинада катнашты. Викторина «Мәкальне тулыландыр», «Канатлы сүзләр», «Тиз уйлап, сүзләр яса» һ.б. кызыклы һәм танып белү бәйгеләреннән торды. Викторина җанлы һәм дкстанә рухта узды, хис-кичерешләргә бай булды. Чарада катнашучылар төрле телләрдә шигырьләр укыды. Чарага йомгак ясап, туган тел ул – һәр халыкның байлыгы, аңа сакчыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясалды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: