«Зарарлы киңәшләр авторы Григорий Остер» викторина (6+)

16 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Зарарлы киңәшләр авторы Григорий Остер» дигән викторина уздырды.
Григорий Остер – популяр балалар язучысы, сценарияче һәм телевидениедә берничә буын укучылар үскән «Зарарлы киңәшләр»дә алып баручы. Ул кайчандыр өлкәннәр өчен иҗат итүче шагыйрь булырга хыялланган, әмма вакыт узу белән, балаларның күпкә рәхмәтлерәк һәм ихласрак тамашачы икәнен аңлап, үзенең иҗатын аларга багышлаган. 

нкаопао
(1)IMG_2732
(2)IMG_2735

Чара барышында яшь китап сөючеләр язучының иҗаты, аның «Вредные советы», «Приключения Пифа», «Папамамалогия», «38 попугаев» кебек китаплары белән танышты. Китапханәче укучылар өчен танып белү викторинасы әзерләгән иде. Балалар сорауларга җавап бирде, уен-киңәшләр уйнады, язучының танылган хикәяләре буенча кроссвордны чиште. Чара азагында Г. Остерның «Одни неприятности» әсәре буенча мульткитапны карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: