«Татар халык иҗаты» викторинасы (12+)

Һәр халыкның тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташучы һәм бүгенге көндә милли бәйрәмнәр буларак торгызылган үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Һәр халык тарих дәвамында үзенә генә хас легендалар, җырлар, риваятьләр тудыра. 

18 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә «Калкан» мәктәбе укучылары өчен «Татар халык иҗаты» викторинасы уздырды. Чара барышында китапханәче балаларны татар халык авыз иҗатының төрле жанрлары белән таныштырды. Катнашучылар игътибар белән татар халык әкиятләрен  тыңлады. Аннан соң викторина үткәрелде, анда укучылар табышмакларның җавапларын тапты, татар мәкальләре һәм әйтемнәрен искә төшерде, тизәйткечләр әйтте. 

Поделиться: