«Табигать  ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым»: викторина (18+)

18 апрель көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Табигать  ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым» викторинасы үткәрде.

Табигать дөньясы никадәр матур һәм кабатланмас, ә кеше әлеге гаҗәеп дөньяның бер өлеше генә. Меңләгән еллар дәвамында кешеләр аны танып белә, өйрәнә. Китапханәченең кереш сүзеннән соң, катнашучылар ике командага бүленде. Алар азарт белән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сорауларга җавап бирде. Бу ярышта командалар үзләренең белемлелеген, тапкырлыгын һәм табигать серләрен белүен күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.  

Чара азагында «Без чиста дөнья өчен!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Поделиться: