«Пушкин әкиятләре» викторинасы (6+)

А. С. Пушкин иҗаты бар заманнарда, бар буыннар арасында яратып укыла һәм популяр. Шагыйрьнең иҗатын сөючеләр планетаның барлык почмакларында бар. Пушкинны хәзерге заман рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Ул – бөек рус шагыйре.

IMG_20260602_124224_838
IMG_20260602_124234_376
IMG_20260602_124247_876

Шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә 5 июньдә 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Пушкин әкиятләре» дигән викторина узды. Балалар А. С. Пушкинның биографиясе белән танышты һәм аның әкиятләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Укучылар бөек шагыйрьнең әкиятләре исемнәрен, аларның геройларын искә төшерде, әкиятләрдән сүзләр белән викторина сорауларына җавап бирде, шулай итеп рус шагыйрь-әкиятчесенең әсәрләрен белүләрен күрсәтте, шулай ук әкияттән җөмләләр буенча геройларны таныды, рәсемдә кайсы әкият герое сурәтләнгәнен искә төшерде. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: