«Пушкин әкиятләре» викторинасы (6+)

А. С. Пушкин иҗаты бар буыннар арасында, бар заманнарда популяр һәм актуаль. Шагыйрьнең планетаның бар почмакларында диярлек укучылары бар. Пушкинны хәзерге заман рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Ул бөек рус шагыйре буларак танылу алган. 

3ф. Викторина «Сказки Пушкина» (6 ) (2)
3ф. Викторина «Сказки Пушкина» (6 )
3ф. Викторина Сказки Пушкина

Шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә 11 июньдә 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч «Пушкин әкиятләре» викторинасы узды. Укучылар А.С. Пушкинның биографиясе белән танышты һәм аның әкиятләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Балалар бөек шагыйрьнең әкият исемнәрен, аларның геройларын искә төшерде, викторина сорауларына әкиятләрдәге сүзләр белән җавап бирде, шуның белән рус шагыйрь-әкиятчесенең әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте, әкияттән алынган гыйбарә буенча геройларны таныды, рәсемдә кайсы әкият герое сурәтләнгәнен искә төшерде. Укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: