«Шагыйрь һәм акыл иясе» дигән викторина (18+)

2024 елның иң төп әдәби юбилейларының берсе – күренекле мәсәлче, драматург, тәнкыйтьче Иван Андреевич Крыловның 255 еллыгы. Без аның мәсәлләрен балачактан беләбез, алар безне гомер буе озата бара. Аның мәсәлләре үз актуальлеген һаман да югалтмый. Алар кичә генә язылган сыман. һәм шунлыктан, хәзер, ике гасыр узгач, аларны балалар да, өлкәннәр дә ярата, ә И. А. Крылов мәңгегә бөек рус мәсәлчесе булып калачак. Чөнки Крыловның мәсәле белән танышу — үзең һәм башка кешеләр турында яңа һәм мөһим нәрсәне дә булса белү дигән сүз. И. А. Крыловның юбилее уңаеннан, 15 февраль көнне 1 нче санлы китапханә «Шагыйрь һәм акыл иясе» дигән викторина уздырды. Чара башында слайд–презентация ярдәмендә тыңлаучылар шагыйрь, мәсәлче, драматург, тәрҗемәченең тормыш юлы белән танышты. Катнашучылар зур кызыксыну белән мәсәлләрне таныды, геройларны искә төшерде, сорауларга җавап бирде, Крыловның иң танылган әсәрләре битләрендә геройлар белән килеп чыккан буталчыкны чиште. Чара И.А. Крылов мәсәлләрен сәнгатьле итеп уку белән тәмамланды. Әдәби уен азагында теләге булган һәркем «Акыл сандыгы» дигән китап күргәзмәсе белән таныша алды.

Поделиться: