Габдулла Тукай иҗаты буенча викторина (12+)

26 апрель көнне «Чәчәкләр китерик Тукайга» дигән шәһәркүләм чара кысаларында 12 нче санлы китапханә Габдулла Тукай иҗаты буенча балалар өчен викторина уздырды.

вик
4
7
8

Кыска гына гомере эчендә Тукай үзеннән соңгы буыннарга зур иҗади мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты – шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр алып тора. Чара барышында балалар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үз белемнәрен тикшереп карады, урманда яшәүче куркыныч Шүрәле, бүреләрне куркыткан тапкыр Кәҗә һәм Сарык, алтын тараклы Су анасы турында сорауларга җавап бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: