«Шәһәрем, мин сиңа гашыйк!»: викторина (6+)

10 август көнне, Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында «Шәһәрем, мин сиңа гашыйк!» дигән викторина уздырды.

мой город
IMG_20220810_113007 2
IMG_20220810_112954
IMG_20220810_112513 (1)

Балалар шәһәребез тарихы турында белде, Чаллының төп предприятиеләре, күренекле урыннары белән танышты. Шулай ук исемнәре шәһәр урамнары атамасына күчкән шәхесләр турында тагын да күбрәк мәгълүмат алуга ирештеләр. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирде, бик теләп боулинг уйнады һәм яраткан шәһәрләренең сурәтен асфальтка төшерде. Барлык катнашучылар онытылмас хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды бу көнне. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: