«А дан Я га кадәр яраткан шәһәр» викторинасы (6+)

Туган шәһәребез Яр Чаллының юбилее кызыклы очрашу өчен сәбәп булды. 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балаларны берләштергән танып белү-уен чарасы уздырды. Теләге булган һәркем шәһәр тарихы, мәдәнияте, күренекле урыннары һәм танылган шәхесләре турында үз белемнәрен тикшереп карый алды. 

17ф. 4
17ф.1
17ф.2
17ф. 3
Балалар тапкырлык күрсәтте: бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, туган як турында табышмаклар чиште, акбурлар белән рәсем ясады һәм хәрәкәтчән уеннар уйнады. Шулай ук катнашучылар шәһәрнең үзләре яраткан урыннары турында сөйләде һәм хәтта бер-берсенә барырга мөмкин булган кызыклы почмакларны тәкъдим итте.  
Атмосфера чын-чынлап җылы һәм матур — күпмедер вакытка барысы да бер зур гаиләгә әйләнгәндәй булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: