«Русиядә гаилә гореф-гадәтләре» Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә викторина

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелүче бәйрәм. Бу изге Муром кенәзләре Петр һәм Февронияне искә алу көне. Аларның никахы гаилә мәхәббәте һәм тугрылык үрнәгенә әйләнә. 
Әлеге бәйрәм берничә ел эчендә иң яраткан, матур һәм якты гаилә бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Гаилә, йорт, якыннар һәм туганнар – болар барысы да безнең тормышны аерым бер мәгънә белән тулыландыра, зур үрләр яуларга, теләсә кайсы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

1.
2.
3.
Бу көнне, 8 июльдә 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Русиядә гаилә гореф-гадәтләре» дигән викторина үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларга «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, укучылар, үз чиратында, үзләренең «ныклы гаилә» серләре белән уртаклашты, тарихи викторина сорауларына җавап бирде, гаилә мөнәсәбәтләре турында кызыклы китаплар белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: