«Барысын да белергә телим» викторинасы (6+)

5 февраль, рәсми рәвештә булмаса да, Эрудитлар көне дип санала. Бу бәйрәм кемнәр өчен соң?  Әгәр сез китап укырга яратасыз, ә китап – сезнең дус һәм һәрвакыт сезнең яныгызда икән, әгәр сез даими рәвештә үз белем байлыгыгызны тулыландырып торасыз, кызыксынучан икәнсез, димәк, бу сезнең көн. Күп укыган һәм белемле кешене эрудит дип атыйлар. Һәм барлык өлкәләр буенча үз белемнәреңне тикшереп карау өчен эрудит көненнән дә яхшысы юктыр. 

тухляк
13 ф. Викторина Хоу все знать 3
13 ф. Викторина Хочу все знать 1
13 ф. Викторина Хочу все знать 2
13 ф. Викторина Хочу все знать 4
Балалар викторинада катнашты һәм хайваннар, үсемлекләр, тарих, фәнни ачышлар, әдәбият һ.б. тематик төркемнәр буенча сораулар сайлап алды. Мәсәлән: нинди кошның каурыйлары юк? Җир йөзендә иң озын үлән кайсы? һ.б. Викторина күңелле һәм файдалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: