«Бар шундый ил – Россия дип атала» викторинасы (18+)

7 июнь көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия көненә багышланган «Бар шундый ил – Россия дип атала» викторинасы уздырылды. 

Есть такая страна – Россия
DSC_0138
DSC_0149

Китапханәче «Россия могҗизалары» дигән презентация ярдәмендә тыңлаучыларга Ватаныбызның иң матур урыннарын күрсәтте. Катнашучылар үзләренең Россия буенча сәяхәтләре белән уртаклашты. Шулай ук тыңлаучылар викторинада катнашты, сорауларга җавап бирде, илебез турында шигырьләрне искә төшерде. 
Очрашу азагында катнашучылар барысы бергә Россиягә багышланган матур җырларны җырлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: