«Маршак төзегән йорт» викторина (6+)

13 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Маршак төзегән йорт» дигән викторина уздырды. Әлеге балалар әдәбияты классигының шигырьләре белән таныш булмаган кеше юктыр. Самуил Яковлевич Маршак – күренекле шагыйрь, бөек шигырь остасы, аның әсәрләре илебез әдәбиятының алтын фондына кертелгән.

1 -у доски
2-собирание пазлов
3- пазлы-группа
4-вся группа
5-Алина и Родион у экрана
6-Портрет Маршака
7-я и книги
8-книги в группе
9-Родион почтальон

Нәни укучылар Самуил Яковлевичның тормыш юлы, аның иҗаты, китаплары белән танышты, шулай ук язучының әкиятләре һәм шигырьләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар бик теләп аның әсәрләре буенча викторинада катнашты, «Вот какой рассеянный», «Где обедал воробей?», «Кошкин дом» шигырьләре буенча «Юлны дәвам ит» дигән уен уйнады. «Гаҗәеп капчык» уенында башта Маршак уйлап чыгарган табышмакны тыңладылар, ә аннан соң куллары белән капчыктан җавап буларак ярдәмче әйберләрне тартып чыгардылар. «Сказка о глупом мышонке» мультфильмын караганнан соң, балалар, пазллар җыеп, шагыйрьнең әсәрләреннән геройларны, аның тәрбияче апаларын искә төшерде, шулай ук алар «Гиппопатам», «Багаж» аудиошигырьләрен тыңлады, ә «Почта» шигыреннән өзекне хат ташучы булып киенгән малай укыды. Үткәрелгән чара С. Я. Маршакның иҗади мирасын популярлаштыруга һәм нәниләрдә укуга карата мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итте. С.Я. Маршак иҗаты белән очрашу – һәрвакыт бәйрәм. Язучының әсәрләре кеше тормышындагы иң күңелле һәм бәхетле чорга – балачакка багышлана. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: